2 декабрьдә милек салымнарын түләү срогы чыкты

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

                2 нче декабрьдә 2018 ел өчен физик затлар милкенә салым түләү, транспорт һәм җир салымнарын түләү срогы чыкты.

               Салымнарны кредит учреждениеләре, «электрон хөкүмәт» терминаллары, шулай ук Россия Федераль салым хезмәтенең «салымнар түлә», «физик затның шәхси кабинеты», федераль һәм төбәк дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр сайтлары аша түләргә мөмкин.

               «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисыннан файдаланучыларга салым хәбәрнамәләре электрон рәвештә, калган гражданнарга почта аша җибәрелгән.

               Салым хәбәрнамәсе килмәсә яки салым салу объектларын һәм милек салымын түләүгә салым белдерүендә чагылдырыла торган башка мәгълүматларны ачыклау буенча сораулар туганда, салым түләүче, «Физик затның шәхси кабинеты», «Россия Федераль салым хезмәтенә мөрәҗәгать итү» интернет-сервислары аша мәгълүмат җибәрә ала,шулай ук, яшәү урыны буенча салым инспекциясенә яки КФҮ бүлекчәсенә мөрәҗәгать итә ала.

            2019 ел өчен милек салымнарын түләү сроклары бозылган очракта, 2019 елның 3 декабреннән Россия Федерациясе Үзәк банкының гамәлдәге рефинанслау ставкасының өч йөздән бер өлеше күләмендә срогы чыккан һәр календарь көне өчен недоимка суммасына пеня исәпләнә.

         Барлыкка килгән бурыч һәм аны түләүдән баш тарту бурычлыга карата мәҗбүри түләттерү чараларын куллануга яисә суд тәртибендә түләттерүгә китерә.

        Салым органы салым түләү срогы чыкканнан соң биш эш көненнән дә соңга калмыйча физик затта недоимканы ачыклау турында документ төзи һәм салым, җыю, пеня, штраф, процент түләү таләпләрен аңа җибәрә.

         Әгәр бу очракта салым түләнмәсә, бурыч мәҗбүри тәртиптә (шәхси эшмәкәрләргә карата) яки суд тәртибендә (эшмәкәрлек белән шөгыльләнмәүче гражданнарга карата), шул исәптән банк счетларындагы акчалар һәм кулдагы акчалар хисабына түләттереләчәк. Суд пристав-башкаручылары бурычлының акчаларын алалар, милеккә арест салалар, теркәү эшләрен тыюны билгелиләр, хәтта бурычлыларның Россиядән читкә чыгуларын чиклиләр. Түләмәүчегә шулай ук бурычның җиде проценты, әмма 1000 сумнан да ким булмаган күләмдә башкарма җыем суммасын түләргә туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International