Яңа ел рухы Байлар Сабасы бистәсендә көннән-көн ныграк сизелә. Моның шулай икәненә, кичке Саба урамнарына саф һава суларга чыксан, үз күзләрең белән күреп инанасың. Бистәдә урнашкан оешма, предприятие һәм учреждениеләр барысы бергә үз территорияләрендә чыршы бизәү эшенә тотынды. Үзәк мәйданда исә торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре боз шәһәрчеге ясый башлады. Кыскасы, иске елның һәр көненнән бер мизгелне булса да яңа елга алып чыгарлык хатирәләргә бай итеп үткәрик, күңелләрдә бәйрәм рухы булсын.