30 ноябрь көнне Пүкәл авыл клубында, китапханә белән берлектә, Әниләр көненә багышланган "Тормыш яме сездә, әнкәйләр!"исемле бәйрәм концерты узды. Программа музыка һәм бию номерларына бай иде. Концертта Фәйзрахмановлар һәм Хөсәеновлар гаиләсен "алтын туй"лары белән котладылар һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук "Ак калфак" клуб берләшмәсе катнашучылары "Кичке утырулар" дип аталган фольклор чыгышы күрсәттеләр. Бәйрәм бик матур һәм күңелле үтте. Тамашачылар һәр чыгышны алкышларга күмделәр.