Килдебәк авылында яңа кибет

2019 елның 30 ноябре, шимбә

2019 елның җәй башында, Килдебәк авылында, шәхси эшмәкәр - Зиннәтова Алинә Хәйдәр кызы, кибет төзи башлады. Төзелеш октябрь аенда тәмамланды. Һәм менә 30 ноябрь көнне, Килдебәк авылы, Новая урамы, 34 нче йорт адресы буенча урнашкан «Алинә» исемле яңа кибет авыл халкы һәм кунаклар өчен үз ишекләрен ачты. Кибеттә товарларның киң ассортименты тәкъдим ителгән: азык-төлек продуктлары, көнкүреш химиясе, савыт-саба һәм башкалар. Авыл халкы яңа кибет ачылуны түземсезлек белән көтте, чөнки берничә кибет булу эшмәкәрләр арасында көндәшлек мохите тудыра, халыкка товарлар сайлау мөмкинлеге бирә, өстәмә эш урыннары булдыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International