"Китап бәйрәме" дип исемләнгән әдәби кичә

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

20 нче ноябрь көнне Шәүкәт Биктимеров исемендәге район мәдәният йортында "Китап бәйрәме" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Әлеге чарада Килдебәк авыл китапханәсе мөдире һәм "Әдәби марафон" IX Бөтендөнья онлайн проектында катнашучылар катнашты. Анда финалистларга истәлекле бүләкләр тапшырылды һәм безнең Килдебәк авыл китапханәсе «Иң актив катнашучы - авыл китапханәсе» дип исемләнгән Рәхмәт хаты һәм кубок белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International