«Үз һөнәренең остасы» конкурсы

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

22-23 ноябрьдә, Казанда, АПКның яшь хезмәткәрләре арасында, «Үз һөнәренең остасы» республика конкурсы булып узды. Үз эшчәнлегендә югары нәтиҗәләргә ирешкән иң яхшы вәкилләргә дипломнар һәм 10, 8, 6 мең сум күләмендә премия тапшырылды.

Конкурсның максаты-АПК белгечләрен кызыксындыру һәм эш нәтиҗәлелеген арттыру, югары нәтиҗәләргә ирешкән иң яхшы хезмәткәрләрне ачыклау, аграр һөнәрләрнең абруен күтәрү.

Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Наил Залаков катнашты. Ул һәр җиңүчене шәхсән үзе  тәбрикләп кенә калмыйча, авылда яшьләргә ярдәм итү чаралары турында да сөйләде.

Безнең районнан быел җиңүчеләр булып: Мирзагалямов Нияз Резван улы – «Игенче» хуҗалыгы ветеринария табибы - 1 урын, Газизов Динар Минтимер улы – «Игенче» хуҗалыгы механизаторы - 1 урын, Шәйнурова Айназ Рафаэль кызы – «Курсабаш» хуҗалыгы бозау караучысы - 1 урын, Билалов Адель Альберт улы – «Саба» хуҗалыгы инженер - механигы - 2 урын, Шәрәфиев Рөстәм Нурислам улы – «Шытсу хуҗалыгы агрономы-3 урын танылды.

Тэги: УСХИП
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International