Кызыл Мишә авылында "Каз өмәсе" милли бәйрәме узды. Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, йолада катнашучылар белән бергә, казларны йолкыдылар, җырлар җырладылар. Борынгы кануннар буенча, әзер каз түшкәләрен көянтәләргә тактылар һәм чишмәгә юарга алып төштеләр, чишмәгә бара торган юлга казның ак каурыйларын чәчтеләр. Аннары, "Каз өмәсе" төп ризыгының элеккеге рецепты буенча, каз маенда пешерелгән коймак белән сыйландылар.