Россия Федерациясе салым органнары хезмәткәрләре көне

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе салым органнары хезмәткәрләре көне-салым органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме, ул ел саен, 21 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бу бәйрәмне үткәрү датасы очраклы гына сайланмаган. 1991 елның 21 ноябрендә РСФСР президенты Б. Ельцин указы белән РСФСР Дәүләт салым хезмәте оештырыла. 1998 елда ул Россия Федерациясе салым һәм җыемнар министрлыгына үзгәрәчәк.

    Бүген Россия Федерациясенең салым органнары дәүләт идарәсенең иң нәтиҗәле һәм йогынтылы структураларының берсе, хакимиятнең ышанычлы терәге, икътисадый иминлек гаранты булып тора. Безнең ведомство икътисади һәм социаль сәясәтне тормышка ашыруны тәэмин итә, гражданнарның мәгарифкә, медицина хезмәте күрсәтүгә конституцион хокукларын үтәүгә, хезмәт хакын, пенсияләрне түләүгә ярдәм итә. Россия Федерациясе салым органнарында җаваплы, югары профессиональ, тәҗрибәле белгечләр эшли. Ил бюджетының тулылануы, эшмәкәрлек активлыгы, инвестиция климаты һәм Ватаныбызның икътисадының тотрыклылыгы Сезнең игътибарга, үҗәтлегенә, закон бозуларга каршы торучанлыгына бәйле

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International