14 ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында " Тату матур яшәргә без лаеклы күршеләр!"иҗат сезонын ачуга багышланган. Бәйрәм чарасында Шәмәрдән мәдәният йорты каршындагы клуб берләшмәләренә йөрүче үзешчән сәнгать һәм Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы, «Яшьлек» яшьләр үзәге хезмәткәрләре чыгыш ясады. Театральләштерелгән тамаша җырлар, милли һәм заманча биюләр, юмористик күренешләр белән үрелеп барды. Бу номерларда авыл күршеләренең иҗади тормышы кайнап торды. Тамаша «Попурри»белән тәмамланды. Тамашачылар һәр номерны алкышлар белән каршы алды.