"Каз өмәсе"

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

12 ноябрь көнне Олы Кибәче авыл клубы хезмәткәрләре "Сәрбиназ" ансамбле белән берлектә "Каз өмәсе"традицион йола бәйрәме уздырдылар. Бу бәйрәм Шакирова Фрүзилә янында булды. Бу процесста бик теләп катнаштылар, каз йолкып алдылар. Аннары, гадәт буенча , казларны чиста суга агызу өчен, җыр-бию белән чишмәгә юнәлделәр. Эш тәмамланганнан соң коймак белән чәй эчтеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International