Явлаштау авыл җирлегендә "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы законны пропагандалау максатыннан очрашу булып узды.

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

    2019 елның 8 ноябрендә, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы (алга таба – территориаль орган) ,ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов йөзендә, ТР Саба муниципаль районының Явлаштау авыл җирлеге бинасында күчмә чара үткәрде. Очрашу кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны киң колачлы пропагандалауны тәэмин итү, кулланучылар мәгарифе мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү максатыннан уздырылды.

    Кабул итүдә авыл халкы төрле хәлләр турында фикер алышуда актив катнашты. Шулай ук авыл халкы кулланучының төп хокуклары һәм кулланучылар базарында хокук бозу белән бәйле проблемаларны хәл итү тәртибе белән танышты, шул исәптән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International