Бүген 1917 елгы Октябрь революциясе көне

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

    Бөек Октябрь социалистик революциясе инде 70 елдан артык ел дәвамында Советлар Союзының төп бәйрәме була. 7 ноябрь совет чорының барлык дәвамында «календарьның кызыл көне», ягъни һәр совет шәһәрендә мәҗбүри бәйрәм чаралары белән билгеләп үтелгән дәүләт бәйрәме булды. 1991 елга кадәр шулай була, СССР таркала, ә коммунистик идеологияне җинаятьчел дип танымакчы булалар. Россия Федерациясендә бу көнне башта килешү һәм татулашу көне дип үзгәртәләр, ул илнең мәгълүмат кырында гражданнар сугышын төгәлләү зарурлыгына һәм төрле идеологик караш тарафдарлары татулашуына ишарәләгән була, ә аннары бөтенләй гамәлдән чыгаралар. 7 ноябрь бәйрәм булудан туктаса да, истәлекле даталар исемлегенә кергән. Тиешле законны 2010 елда кабул иттеләр. 2005 елда яңа дәүләт бәйрәме (Халык бердәмлеге көне) гамәлгә куелуга бәйле рәвештә, 7 ноябрь ял көне булудан туктады.

    Бу көнне Россия тарихыннан сызып ташлау мөмкин түгел,25-26 октябрьдә (яңа стиль буенча 7-8 ноябрьдә) Петроградтагы восстание буржуаз вакытлы хөкүмәтне туктатуга гына түгел, ә Россия һәм планетаның башка дәүләтләренең алга таба үсешен дә билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International