Сара Садыйкова исемендәге «Калфаклы сандугач» юбилей конкурсы

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Казан шәһәрендә укучыларны татар композиторы Сара Садыйкованың  иҗади  мирасына җәлеп итү максатыннан Сара Садыйкова исемендәге «Калфаклы сандугач» юбилей конкурсы узды. Конкурс нәтиҗәләре буенча безнең район укучылары түбәндәге урыннарны яуладылар:

  1 урын -  Зарипов Газиз, Балалар иҗат үзәге, җит.Аубакиров Ф.Г.,

  1 урын - «Нур» вокаль ансамбле, Балалар иҗат үзәге, җит.Аубакиров Ф.Г.,

  3 урын - Фаваризова Ралина, Сәләтле балалар мәктәп-интернаты, җит.Давлетшина Г.Р.,

  3 урын – Валеев Марсель, Шәмәрдән лицее, җит. Гайнуллина Д.Ш.,

  3 урын – Гимранов Гадел, Шәмәрдән лицее, җит. Гайнуллина Д.Ш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International