2019 елның 23 октябрендә Икшермә кадет-интернат мәктәбе кадетлары тантаналы шартларда ант бирде

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

Бүген 2019 елның 23 октябрендә Икшермә кадет-интернат мәктәбе кадетлары тантаналы шартларда ант бирде. Әлеге чарада районнан килгән кунаклар: Миңнеханов Р.Н., Закиров Ф.Ф., Шакиров И.Ф. катнашты. Рәис Нургали улы Миңнеханов һәм мәктәп директоры Илдус Шәйсултан улы Бикмөхәммәтов кадетларны котладылар, аларга таныклыклар тапшырдылар. Кунаклар һәм ата-аналар барабанчылар, карабинерлар чыгышларын карадылар. Кадетларны бәйрәм белән котлыйбыз, укуларында һәм хезмәтләрендә уңышлар телибез, аларның һәрберсе үз Ватанының лаеклы гражданины булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International