Истәлекле даталар белән котлау районыбызда матур традициягә әверелде. 21 октябрь көнне Лесхоз бистәсендә яшәүче Евдокимова Диләрә Зәкәр кызына 90 яшь тулды.

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

Истәлекле даталар белән котлау районыбызда матур традициягә әверелде.

21 октябрь көнне Лесхоз бистәсендә яшәүче Евдокимова Диләрә Зәкәр кызына 90 яшь тулды.

Бу көнне аны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары М.Р. Кәримов, Мишә авыл җирлеге башлыгы А. Х. Гатиятуллин котладылар.

Юбилее белән котлап, алар, Диләрә Зәкәр кызына, күпьеллык намуслы хезмәте өчен хөрмәт  белдерделәр. Аңа чын күңелдән нык сәламәтлек, якыннары игътибарын һәм ярдәмен, иминлек һәм озын гомер теләделәр, бүләкләр тапшырдылар.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International