17 октябрь көнне, Килдебәк авылы мәдәният йортында, «Тату сыйныф серләре» республика конкурсы муниципаль этабының икенче зона туры узды. Анда, Килдебәк, Лесхоз, Сабабаш, Юлбат мәктәпләре, гаилә һәм мәктәп эшчәнлеген яктыртып, көч сынаштылар.Бәйгенең икенче туры итеп “Без бергә” конкурсының “Иҗади гаилә” номинациясендә чыгыш игълан ителгән иде. Лесхоз мәктәбе данын Новиковлар гаиләсе һәм Сабабаш мәктәбе данын Габдрахмановлар гаиләсе яклады.