“Тату сыйныф серләре” конкурсы

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Районыбызда 11 нче октябрьдән  әти-әниләр комитетлары өчен “Тату сыйныф серләре” дип аталган бәйгенең муниципаль этабы башланып китте. Беренче зона туры Явлаштау авылы мәдәният йортында  үтте. Анда Шекше, Явлаштау,Эзмә, Иштуган  мәктәпләре  гаилә һәм мәктәп эшчәнлеген яктырту аша көч сынаштылар. Бәйгенең икенче туры итеп “Без бергә” конкурсының “Иҗади гаилә” номинациясендә чыгыш игълан ителгән иде.Бәйгедә Эзмәдән Газизовлар, Иштуганнан Табишевлар, Шекшедән Сабирзяновлар, Явлаштаудан Ахметовлар гаиләсе чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International