9 нчы октябрь көнне Саба гимназиясе базасында робототехника юнәлешен алып баручы өстәмә белем бирү педагоглары өчен укыту стажировкасы үткәрелде. Саба гимназиясенең директор урынбасары Хафизов Ф.М. педагоглар белән тәҗрибә уртаклашты. Укыту барышында педагоглар төрле төрдәге биремнәр башкардылар, фикер алыштылар.