“Алтын көз” бәйрәме

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

7 нче октябрь көнне Олы Арташ төп мәктәбендә “Алтын көз” бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм өч өлештән торды. Һәр сыйныф мода итеп үзенең Көз кызы һәм Көз егетен тәкъдим итте.  Икенче өлештә башлангыч һәм урта сыйныф укучылары өчен уеннар һәм бәйрәм ахырында көзге ярминкә оештырылды. Бәйрәм кызыклы концерт номерлары, җыр-бию белән аралашып барды. Бу чара барлык катнашучыларга да ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International