Онытылмаслык очрашу

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Саба районы Мичән төп мәктәбендә “Сабакташлар” очрашуы булды.Очрашуга мәктәпне 44 ел элек тәмамлаган укучылар килде.

Алар - Мичән мәктәбенең беренче карлыгачлары (1975 нче елгы чыгарылыш).  Башта сабакташларны 6 -7 нче класс укучылары мәктәп белән таныштырды. Аннары,шул еллар истәлеге итеп,алар үзләре пионер отрядлары, комсомол тормышы турында җырлар башкардылар. Кунаклар укытучыларын, классташларын тирән хөрмәт белән искә алдылар, балачак хатирәләрен яңарттылар, мәктәп елларының күңелле мизгелләре турында укучыларга сөйләделәр.

Очрашу ахырында мәктәп буйлап сәяхәт оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International