Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты һәм кичә "Җырлыйбыз да, биибез дә, уйнап-шаярабыз да. Бер яшьлектә- бер картлыкта"

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

  6 октябрь көнне, Шекше мәдәният йортында, Өлкәннәр көненә багышланган, "Җырлыйбыз да, биибез дә, уйнап-шаярабыз да. Бер яшьлектә- бер картлыкта" дип исемләнгән бәйрәм концерты һәм кичә оештырылды. Бәйрәм табынына Шекше авыл җирлегенең барлык өлкән яшьтәге кешеләре дә чакырылган иде. Чара «Зиләйлүк» фольклор коллективы белән берлектә әзерләнгән концерт программасы белән башланып китте, алар барлык әби-бабайларны бәйрәм белән котладылар, җырлар җырладылар, биеделәр.Аннары сәхнәгә илле ел бергә гомер иткән һәм «алтын туйларын» билгеләп үтүче Нәзировлар гаиләсе чакырылды. Алар авыл халкыннан, иң якын туганнарыннан бүләкләр һәм котлаулар алдылар. Программаның бу өлеше «Ныклы гаилә» проекты кысаларында узды, гаилә тантанасын билгеләп үтүче парлар барысы өчен дә үрнәк булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International