1 октябрь көнне, Мишә авыл җирлегендә, Өлкәннәр көненә багышланган бик күркәм бәйрәм булып узды. Бәйрәм тәмле коймак, өчпочмаклар, җиләк-җимешләр белән чәй эчүдән башланып китте. Ә инде соңыннан үзешчәннәр тарафыннан өлкәннәребез өчен ял концерты оештырылды. Авылыбызның имам хатибы Әхмәд хәзрәт, Саба урман хуҗалыгы җитәкчесе Гиззатуллин Васыйл Нурулла улы, Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы өлкәннәргә үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм күчтәнәче һәркемнең күңеленә бик хуш килде һәм кунакларыбызның һәркайсы рәхмәт хисләре белән яңадан очрашулар теләп таралыштылар.Өлкәннәребез беркайчан да моңаймыйча, аяк-куллары сызламыйча, якыннары янәшәсендә хөрмәткә күмелеп кенә яшәсеннәр дигән теләктә калабыз.