Өлкәннәр көне – ул безгә чиксез кадерле кешеләр-әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз, хезмәттәшләребез, дусларыбыз көне. Бу – кеше зирәклеге, җитлеккәнлек, рухи юмартлык көне.
Өлкәннәр көнен бәйрәм итү безнең оешмада да бик яхшы традициягә әйләнде. Быел Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре пенсионерларны өлкәннәр көне белән котлап кына калмыйча, аларга кызыклы вакыйга бүләк итергә теләделәр. Бу чара ветераннар өчен яшьтәшләре белән аралашырга, тормышларының кызыклы мизгелләрен искә алырга менә дигән мөмкинлек. Шулай ук туган районыбызның соңгы елларда ничек үзгәрүен күрсәтү теләге белән Финанс-бюджет палатасы коллективында Саба районы буенча автобус экскурсиясе үткәрү идеясе туды.
Иртәдән пенсионерларның Финанс-бюджет палатасы коллективы белән очрашуы оештырылды. Оешманың яшь белгечләре ветераннарны җылы кабул иттеләр, үзләренең эш урыннарын күрсәттеләр, барысы да күңелле эш мизгелләрен искә төшерделәр. Озак еллар баш хисапчы булып эшләгән Йосыпова Лида Малиховна яшь бухгалтерларга эшләрендә уңышлар һәм сабырлык теләде.
Очрашудан соң пенсионерлар Саба районы буенча экскурсиягә киттеләр. Бу чараның беренче пункты Сатыш авылындагы мәдрәсә музее булды. Мәдрәсә музее мөдире Һадиев Фәнил Фәрит улы мәдрәсәнең тарихы турында мавыктыргыч һәм кызыклы итеп сөйләде. Аннары чарада катнашучылар Лесхоз бистәсенә юнәлделәр. Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда без районның урман хуҗалыгы тарихы турында гына түгел, ә әлеге тармак үсешенә зур өлеш керткән кешеләр турында да кызыклы фактлар белдек. Музей мөдире Газизуллина Рузия Равил кызы, шулай ук районның бай табигате турында да сөйләде. Пенсионерлар бик теләп хайван карачкыларын, үсемлек гербарийларын һәм башка кызыклы экспонатларны карадылар. Лесхоз мәдәният йорты бинасында урнашкан кыңгыраулар музеенда 200 дән артык кыңгырау җыелган. Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәре Асанова Аида Масиагай кызы сөйләвенчә, аларның һәрберсенең үз тарихы һәм яңгырашы бар. Финанс-бюджет палатасы коллективы күрсәткән кунакчыллыклары өчен Мишә авыл җирлеге һәм Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләренә бик рәхмәтле.
Саба районы буйлап экскурсия оешма пенсионерлары тормышында кызыклы вакыйга булды һәм аларда үзебезнең туган ягыбыз белән горурлану хисләре тудырды. Экскурсия ахырында тантаналы чәй эчү оештырылды һәм бәйрәм өстәлләре әзерләнде. Бәйрәм атмосферасы беркемне дә битараф калдырмады. Барысы да проблемалар турында онытып, күңел биреп, бик күп уңай эмоцияләр алдылар.
Барлык пенсионерларга да нык сәламәтлек, озын гомер, гаиләләрендә иминлек телисе килә. Өлкән буын кешеләренә сакчыл караш, ихтирам күрсәтү тантаналы, бәйрәм көненнәрендә генә түгел, ә һәр беребезнең көндәлек бурычы булып торсын иде.