Саба муниципаль районына " Татарстан Республикасы спорт ветераннары делегациясе» кунакка килде

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

1 октябрь көнне бөтен дөньяда "Халыкара өлкәннәр көне" билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм кысаларында Саба районына  " Татарстан Республикасының спорт ветераннары делегациясе»килде. Делегацияне «Татарстан Республикасының спорт музее " директоры Яруллина Асия Мәхмүт кызы җитәкләде.Делегация әгъзалары-атказанган тренерлар, Европа чемпионатлары, Дөнья чемпионатлары призерлары һәм Олимпия уеннары чемпионнары.:

* Никонова Валентина Геннадьевна, 1976 елда Монреаль шәһәрендә рапираларда фехтовкалау буенча олимпия чемпионы.
• Гыйләҗева Наилә Фәйзрахман кызы, 1976 елда Монреаль шәһәрендә фехтование буенча олимпия чемпионы.
* Плюшкин Александр Васильевич, 1976 елда Монреаль шәһәрендә узган Олимпия уеннарында бронза медаль иясе.
* Колесников Николай Алексеевич, авыр атлетика буенча 1976 елгы Олимпия чемпионы

Татарстан Республикасы һәм Саба муниципаль районы ветераннары белән очрашулар традициясен дәвам итү турында күп төрле фикерләр әйтелде. Шулай ук Саба районы укучыларының Татарстан Республикасы Олимпия чемпионнары белән очрашуы да тәкъдим ителде.
«Татарстан Республикасы спорт ветераннары делегациясе» нә Саба районына килгәннәре өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә сәламәтлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International