2019 елның 16 августыннан башлап республикада яшәүчеләр 2018 ел өчен транспорт, җир һәм милек салымын түләү буенча почта аша җибәрелгән салым белдерүләре ала башладылар. Салымнарны быел 2 декабрьдән дә соңга калмыйча түләргә кирәк булачак.
Гражданнар алган конвертларның эчтәлеге үзгәрде – быел конвертка аерым түләү документлары салынмады (квитанцияләре). Шуның белән бергә, салым түләүчеләргә уңайлы булсын өчен, бюджет системасына салымнар күчерү өчен реквизитлар һәм УИН (исәпләүләрнең уникаль идентификаторы) салым белдерүендә күрсәтелгән, шулай ук салымнарның һәр исәпләвеннән соң урнаштырылган Qr-кодка һәм штрих-кодка кертелгән.
Кәгазь салым хәбәрнамәсен алганда исәпләнгән салымнарны теләсә нинди уңайлы ысул белән түләргә мөмкин:
- Россия Федераль салым хезмәте сайтында «физик затларның салымнарын,иминият кертемнәрен түләү» сервисы ярдәмендә, УИН номерын кертеп;
- банк бүлекләрендә һәм почта бүлекчәләрендә;
-банк түләү терминаллары яки банкларның мобиль кушымталары аша, Qr-кодны яки салым хәбәрнамәсендә күрсәтелгән штрих-кодны сканерлап яки УИН кертеп;
- федераль һәм региональ дәүләт хезмәтләре Порталы һәм «Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте» терминаллары ярдәмендә, УИН номерын кертеп.
Салым түләү буенча шәхси кабинетлары булган кулланучылар, «Оплатить»төймәсеннән файдаланып, онлайн режимда салымнарын түли алалар.