Пукәл авыл клубында, китапханәче белән берлектә «Сөмбелә» бәйрәме уздырылды. Заманалар, чорлар аша сакланып калып Сөнбел - сөнбеләдән "Сөмбелә"гә әйләнгән бу бәйрәмдә, өлкәннәр дә, балалар да бик теләп катнаштылар. Балалар җырладылар, биеделәр, көз турында шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җаваплар бирделәр. Соңыннан, бәйрәмнең төп ризыгы булган бавырсак белән тәмләп чәй эчтеләр.