Көз көне табигать безгә бик күп матур, тәмле һәм файдалы нәрсәләр бүләк итә. Нәкъ менә шуңа күрә Пүкәл авыл клубында балалар өчен «Көз бүләкләре» дип исемләнгән рәсем һәм кул эшләре конкурсы үткәрелде. Балалар үзләренең иҗади сәләтләрен һәм фантазияләрен күрсәттеләр. Барлык балалар да актив эшләре өчен кечкенә генә бүләкләр алдылар. Ә иң мөһиме, балаларга кызык булды, бәйрәм рухы хөкем сөрде.