Салымнар түләр чак житте

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

   Бу   көннәрдә гражданнарга  узган  2018 ел өчен  милек салымнары буенча  салым түләү кәгазьләре килә башлады. Әлегә аларны бар кеше дә  алмады. Салым    кәгазьләре   почта   белән   этаплап   1 ноябрьгә  кадәр  киләчәк, ә салым хезмәте порталында теркәлгән кешеләргә үзләренең «Шәхси кабинет»ларын ачып карарга кирәк булачак,  аларга   түләү кәгазьләре электрон  рәвештә  җибәрелә. Агымдагы елда Физик затлар милек, җир hәм транспорт салымнарын 2019 елның 2 декабренә түләп бетерергә тиешләр.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International