«Бердәм Россия» партиясенең Саба районы бүлекчәсенә гражданнарны кабул итү үткәрелде

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

2019 елның 24 сентябрендә, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре, Татарстан Республикасы Саба районындагы «Бердәм Россия» партиясенең җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә, алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны шәхсән кабул итте.

Кабул итү барышында тиешле сыйфатлы товарларны алыштыру һәм кире кайтару очракларында гражданнарның хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләр; сыйфатсыз товарларга экспертиза үткәрү сроклары һәм кагыйдәләре; кулланучының теге яки бу таләпләрен канәгатьләндерү сроклары; товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта кулланучы хокуклары; шулай ук алкогольле продукцияне һәм яраклылык срогы чыккан товарларны сатуга кагылышлы мәсьәләләр каралды. Гражданнарга РФ законнары, шул исәптән 07.02.1992 елдагы РФ Законы нигезендә хокукларны тормышка ашыру тәртибе аңлатылды. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 2300-1 номерлы РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, шулай ук Кулланучылар хокукларын судка кадәр һәм судта яклау тәртибе аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International