Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне белән!

2019 елның 27 сентябре, җомга

Россиядә тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре хезмәткәрләре көнен егерме җиденче сентябрьдә билгеләп үтәләр. Бу бәйрәмнең популярлык сере бик гади. Заманча җәмгыять сабыйның шәхес булып формалашуында балалар бакчалары беренче баскыч булуын яхшы аңлый.

Саба муниципаль районында бүгенге көндә 47 балалар бакчасы бар, аларда 2279 бала тәрбияләнә. Бакчаларда 39 мөдир һәм 557хезмәткәр эшли, шул исәптән 251 педагог. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләр хезмәткәрләре җәмгыять алдында бик зур җаваплылык тоталар, чөнки нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтә кечкенә кешенең шәхесе формалаша һәм сәламәтлек нигезләре салына. Балалар бакчасында хезмәт куяр  өчен белемле, иҗади, зур йорәкле булу мөһим. Безнең бакчаларда эшләүчеләр нэкъ шушуындый сыйфатларга ия.

Хөрмәтле белем бирү учрежденияләре хезмәткәрләре! Сезне чын күнелдән бугенге бәйрәмегез белән тәбрик итэбез. Сезгә сэламэтлек, тынычлык, эшегездә зур уңышлар теләп калабыз. Куйган хезмәтегез өчен барыгызга да зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International