“Биш бишле” атналыгы

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Сентябрьдә сәләтле балалар мәктәбендә  “Биш бишле” атналыгы үтте. Әлеге атнаның максаты : белем алуга  уңай караш тудыру, кызыксыну уяту, “5” билгеләренә генә укучыларга карата хөрмәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү. Атналык күп төрле чараларга бай булды: укучылар иҗади  остаханәдә төсле кәгазьләрдән зур бишле билгесе ясадылар, “Ничек “бишле”гә генә укырга?” дигән әңгәмәдә актив катнаштылар, бер-берсенә киңәшләр бирделәр. “Иң акыллылар” бәйгесендә командаларга бүленеп ярыштылар,белемнәрен тикшерделәр. 4 сыйныф укучылары кытай теле укытучысы Гөлнара Илдус кызы белән “Кытай илендә билгеләр” дигән темага дәрес – әңгәмә үткәрделәр, 8 нче сыйныф укучылары “Төрле илдәге билгеләр шкаласы” дигән темага эзләнү эше әзерләделәр.

Шулай ук әлеге атна кысаларында “Иң күп бишле алучы” ярышы булды.

Атналык бик  мавыктыргыч булды һәм тиз узып китте. Барлык укучыларга да атналык бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International