"Кабак бәйрәме - 2019": Саба гимназиясе - беренче!

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Районыбызда "Кабак бәйрәме - 2019" гөрләде!  Быел тамаша ачык һавада, табигать кочагында үтте. Көннең җылы, кояшлы булуы да күңелләргә бәйрәм рухы өстәде.  Саба гимназиясе дә кабактан ясалган эшләнмәләрдән искиткеч матур күргәзмә, сыйдан сыгылып торган мул өстәл әзерләгән иде. Уртак тырышлык матур жимешләрен дә бирде - "Кабактан ясалган иң матур композиция" номинациясендә Саба гимназиясе беренче урынны яулады!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International