Укучыларга социаль – психологик тест үткәрүне өйрәтү буенча республика семинары

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

23 нче сентябрь көнне,Шәмәрдән лицее базасында, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм педагог-психологлар өчен, 2019-2020 нче уку елында укучыларга социаль – психологик тест үткәрүне өйрәтү буенча республика семинары үтте. Әлеге укуларда Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Саба, Питрәч һәм Теләче районнарыннан 250 дән артык кеше катнашты. Семинарда Казанның "Росток"  методик бүлеге җитәкчесе, педагог-психолог Кәримова Римма Камил кызы, Саба районы  "Семицветик " психологик-педагогик медик-социаль хезмәт җитәкчесе Ногманова Алинә Икрам кызы, Шәмәрдән лицее социаль педагогы Гәрәева Эльмира Камил кызы чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International