Мәктәп активистлары эшчәнлеге

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

 Килдебәк урта мәктәбенең Дума активистлары, педагог организатор Г.Г. Хуснутдинова җитәкчелегендә,Татарстан Республикасы варислар берлеге туган көненә багышланган чара үткәрделәр. 2 нче сыйныф укучылары - эзтабарлар, 5 нче сыйныфлар - варислар берлегенә кабул ителде. Укучыларыбыз тантаналы рәвештә илебезнең лаеклы гражданнары булырга сүз бирде.

16 сентябрьдә 9 нчы сыйныф укучылары мәктәп янына 35 миләш үсентесе утырттылар,шулай итеп алар  туган ягыбызны , авылыбызны яшелләндерүгә үз өлешләрен керттеләр. Безнең электән килгән бу традиция быел бөтенрәсәй  “Җиңү урманы” акциясе белән туры килде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International