Татарстан Варислары Берлеге туган көне

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

1990 елның 15 сентябрендә, Татарстанда, «Татарстан Варислары Берлеге» балалар оешмасы барлыкка килә. Шул вакыттан бирле барлык мәктәпләрдә дә бу дата  ТВБ туган көне буларак билгеләп үтелә.

Шушы көннәрдә, Саба районы мәктәпләре, Татарстан Варислары Берлеге туган көнен тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр.  2 сыйныф укучыларын “Эзтабарлар”, ә 5 сыйныф укучыларын “Варислар" сафына кабул иттеләр. Бу көнне вожатыйлар – остазлар бәйрәм җыеннары үткәрделәр, аларда яшь эзтабарлар һәм варисларны ТВБ законнары, символлары һәм атрибутикасы белән таныштырдылар. Җыен Татарстан Варислары Берлеге гимнын башкару һәм яшь варисларга һәм эзтабарларга галстукларны бәйләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International