2019 нчы елның 16 сентябрендә Италиянең Лонато-дель-Гарда шәһәрендә стендлы ату буенча Европа Чемпионаты тәмамланды.
Чемпионатның соңгы көнендә, “Скит” күнегүенең катнаш категориясендә, якташыбыз - Зилә Батыршина белән Николай Теплый пьедесталның югары баскычына күтәрелделәр. 147 мишеньны атып спортчыларыбыз Европа Чемпионатында рекорд куйдылар. Финалда безнең татарстанлылар французлар Луси Анастасиу белән Антонио Террага 38-32 нәтиҗә белән 1 нче урынга чыктылар. Зилә Батыршина өчен тагын бер җиңү – ул бу чемпионатта МСМК («халыкара класслы спорт остасы») нормативын үтәде.
Зилә Батыршинаны һәм тренеры Алексеев Юрий Владимировичны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышлар теләп калабыз!