Бистәдә яшәүче халыкның яшәү шартларын уңайлы итү белән беррәттән, аның йөзен матурландыру өстендә дә эш алып барыла. Г.Закиров урамы буенча җәяүлеләр күперен ремонтлау эше тәмамланып килә. Эшне" ТрансСтрой" ҖЧҖ башкара. Аны финанслау 2018 елда үткәрелгән җирле референдум акчалары хисабына гамәлгә ашырыла. Шулай ук “Ямьле Саба " яр буен төзекләндерү буенча эш дәвам итә.