Саба районы Шекше авылында гражданнарны күчмә кабул итү булды

2019 елның 13 сентябре, җомга

    Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан даими рәвештә кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләр яктыртылып тора, гражданнарны күчмә кабул итүләр үткәрелә. Чираттагы очрашу 2019 елның 9 августында Саба муниципаль районы Шекше авылында узды. Гражданнарны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И. Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль – инспекция бүлеге консультанты А.И. Хәлилов кабул итте.

    Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендәге төп юнәлеш-муниципаль берәмлек территориясендә кулланучыларның законлы хокукларын гамәлгә ашыру өчен уңайлы шартлар тудыру, шулай ук аларның үтәлешен тәэмин итү. Кулланучылар базарында хокук бозуларга каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы булып хокук бозуларны кисәтү тора.

    Кабул итү барышында гражданнарга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә үз хокукларын тормышка ашыру тәртибе, шул исәптән РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды, шулай ук территориаль орган практикасыннан мисаллар китерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International