Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы

2019 елның 13 сентябре, җомга

Республика күләмендә үткәрелә торган “Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы - изге эшләр эстафетасы"  акциясенә Эзмә урта мәктәбе дә теләп кушылды. Әлеге акция кысаларында күп кенә изге эшләр дә башкардык. Укучыларыбыз авыл урамына чыгып кешеләргә  матур сүзләр язылган йөрәкләр таратты,  тәнәфесләрдә тема буенча уеннар оештырылды һәм сыйныфларда дуслык дәресләре уздырылды. Шулай ук авылыбыздагы обелиск тирәсе тәртипкә китерелде,  өлкән яшьтәге авылдашларыбызга ярдәм күрсәтелде.  “Игелекле эшләр көне”ндә  макулатура җыеп, аннан кергән  4 мең сум акчаны җирлегебездә яшәүче сәламәтлекләре чикле балаларга  тапшырдык. Укучылар арасында “Эш остадан курка” темасы буенча конкурс үткәрелде, шәхси эшмәкәр Мавлетов А.Х. оешмасына экскурсия укучыларыбызда җылы хисләр калдырды. “Изге җир” көнендә табигатькә экскурсиягә чыктык, авылыбызның экологик проблемаларын өйрәндек. Әлеге изге эшләрдә укучыларыбыз  акция барышында гына түгел, ә һәрдаим катнашып килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International