“Саратов өлкәсе губернаторы кубогына конкур буенча бөтенроссия күләмендәге ярышлар”

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

2019 нчы елның 6-8 нче сентябрь көннәрендә Саратов өлкәсенең “Гермес” спорт комплексында конкур буенча ярышлар булып узды. Россиянең төрле регионнарыннан килгән спортчылар беренчелек өчен көч сынаштылар.

“Сабантуй” спорт мәктәбе спортчылары да әлеге ярышта актив катнаштылар һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Байрамова Наталья  “Юноши” категориясендә “Калахан” кушаматлы атта  1 нче урынны яулады. Хайбиев Әнис “Атаман” кушаматлы атта төрле маршрутларда 1 нче һәм 2 нче урыннарны яулады. “Сабантуй” спорт мәктәбе тренеры Ахмитшина Кира Николаевна  төрле маршрутларда “Лорнет Стерн” һәм “Колари” кушаматлы атларда өч тапкыр беренче урынга лаек булган.Бу ярышта да ул «Колари» кушаматлы атта  3 нче урынны яулады.

Җиңучеләр һәм призерлар  кубок, медаль, грамота һәм истәлекле призлар белән бүләкләнделәр.

Спортчыларыбызны  котлыйбыз һәм  уңышлар теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International