“SabaBalahoner” муниципаль программаcын гамәлгә ашыру барышында балаларны һөнәргә өйрәтү генә түгел, эштән соң ял иттерү максаты да алга куелган иде. Атна дәвамында, Сабаның "Балачак", “Бәләкәч”, “Кыңгырау”, “Шоколад” балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр "Сабантуй" күңел ачу комплексына бардылар һәм анда үзләренә билгеләнгән аерым сәгатьләрдә ял иттеләр, уйнадылар. Әлеге уеннарда уйнау өчен алар төрле станцияләрдә хезмәт куеп алынган шартлы акчалар - барсларны кулландылар.