«Бар кеше изгелек кылса, яктырыр иде дөнья». Бу девиз астында И.С.Башкиров исемендәге Завод-Нырты урта мәктәбендә Көзге Игелек атналыгы башланып китте.
Нәрсә соң ул игелек? Игелек – ул яхшылык, изгелек, яхшылыкка җавап итеп кайтарылган яхшылык. Шул уңайдан, укучыларыбызны яхшы гамәлләр кылырга чакырдык, мәктәбебездә файдалы, аларны кызыксындыра алырлык күп акцияләр оештырылды. Өлкән сыйныф укучылары үзләренең яхшы хәлдә калган уенчык-китапларын башлангыч сыйныф укучыларына бүләк иттеләр, ялгыз яшәүче әбиләргә барып чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар,хәлләрен сораштырдылар, хуҗалыкта ярдәм күрсәттеләр. Китапханәгә китап бүләк итү, башлангыч сыйныфларны тәнәфестә уйнату кебек эшләрне бик яратып башкара укучыларыбыз.