1 нче сентябрь көнне Мишә авыл җирлегендә урнашкан мәктәпләрдә белем бәйрәме үтте. Бәйрәм беренче сыйныф укучыларын каршы алу белән башланып китте. Быел беренче сыйныфка 14 укучы килде. Укучыларны тәбрикләргә бик күп кунаклар килгән иде. Бәйрәмгә чакырылган кунаклар укучыларга укуларында уңышлар теләп, яңа уку елы башлануы белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. Яңа уку елы котлы булсын!