Килдебәк урта мәктәбендә белем бәйрәме

2019 елның 6 сентябре, җомга

1 нче сентябрьдә Килдебәк урта мәктәбендә белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка булып узды. Бу уку елында мәктәптә барлыгы 138 бала белем алачак. Беренче сыйныфка 12 бала кабул ителде. Балаларга 24 укытучы белем бирәчәк. Тантаналы линейкада укучыларның әти-әниләре, авыл җирлегендәге оешма җитәкчеләре, район вәкилләре катнашты. Алар укучыларны белем бәйрәме белән котладылар һәм укуда уңышлар теләделәр. Шулай ук Саба муниципаль районының яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы  укучыларны бәйрәм белән котлады һәм беренче сыйныфка укырга килүче балаларга Татарстан Республикасы Президенты Минниханов Рөстәм Нургали улының бүләкләрен тапшырды.

Укучыларга һәм укытучыларга уңышлы уку елы телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International