Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Ел саен 3 нче сентябрь көнне Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Пүкәл авыл клубында, китапханэ белән берлектә «Ак калфак» хатын кызлар клубына йоручелэр белэн «Как не стать жертвой теракта» дигән әңгәмә үткәрелде. Чараның максаты - терроризм, гадәттән тыш хәлләр вакытында куркынычсызлык нигезләре турындагы белемнәрне камилләштерү иде. Чара барышында терроризм белән көрәшү генә түгел, ә аның барлыкка килүен кисәтү дә кирәк, дип билгеләп үтелде. Толерантлык, бер-береңне хөрмәт итү генә терроризмның социаль базасы үсүне кисәтү мөмкинлеге бирәчәк, җинаятьчеләрне җәмгыятьтә ярдәмгә өметсез калдырачак. Соныннан китапханә ягында, бу темага карата куелган, күргәзмәгә күзәтү ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International