Белем бәйрәме

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Мәктәбебездә Белем көне уңаеннан бәйрәм тантанасы узды. Бу көнне 1нче сыйныфка килүчеләр аеруча зур түземсезлек белән көтеп алдылар. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый, ә кулларда аллы – гөлле чәчәк бәйләмнәре. Тантаналы бәйрәмгә укучыларны тәбрикләргә бик күп кунаклар килде. Алар 1нче сыйныф укучыларына үзләренең бүләкләрен тапшырдылар. Мәктәпкә һәрдаим ярдәм итүче иганәчеләребезгә мәктәп администрациясенең  Рәхмәт хатлары тапшырылды. Белем бәйрәме укучыларның чыгышы белән бизәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International