Байлар Сабасы бистәсенең мәдәният һәм ял паркында төзелеш эшләре дәвам итә. Хәзерге вакытта “Акварэй” архитектура-төзелеш компаниясе хезмәткәрләре тарафыннан мини-гольф уены өчен мәйданчык эшләнә. Әлеге уен төрен яратучылар өчен бу үз осталыкларын арттырырга менә дигән мөмкинлек булачак.