Татарстан - минем Республикам

2019 елның 1 сентябре, якшәмбе

29 нчы августта Лесхоз мәдәният йортында Республика көненә багышланган «Татарстан - минем Республикам» дип аталган концерт булып үтте. Чарада Лесхоз мәдәният йорты каршында эшләп килүче фольклор коллективы, үзешчәннәр, шулай ук Мишә авыл җирлеге Сабабаш авылыннан да җырчы сандугачлар катнашты. Программада Татарстан турында мәгълүмат белән беррәттән милли җырлар, уен – көлке, дәртле биюләр, нәфис сүз – бары да бар иде. Тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышладылар, киләчәктә очрашулар теләп саубуллаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International