17 нче август көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә балалар белән Татарстан Республикасы көненә багышланган шигырь һәм җырлар конкурсы үткәрделәр. Балалар өчен иң элек белдерү куелды, алар бу чарага алдан әзерләнеп килгәннәр иде: кайсысы җыр өйрәнгән, кайсысы шигырь. Чара Татарстан турында презентация белән башланып китте. Аннан Татарстан Гимны җырланды. Балалар бер – бер артлы өйрәнеп килгән әсәрләре белән чыгыш ясадылар. Аларга без кечкенә бүләкләр дә бирдек. Туган ягыбыз турында башка җырларны да искә төшердек, «Туган ягым – Татарстан», «Туган ягым – гөлләр иле” исемле җырлар җырладык.. Татарстанның истәлекле урыннары турында китаплар карадык, укыдык. Балаларга чара бик ошады. Алар үзләренә яңа белемнәр, мәгълүмат тупладылар.