2019 елның 24 августында Казан Кремленең Пушечный залында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше исеменнән тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Бу чарада Саба районыннан Иске Икшермә авыл җирлегенең Өч Нарат авылыннан Шакировлар гаиләсе катнашты. Рәис Мансур улы һәм Эльмира Исмәгыйль кызы Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы һәм аның тормыш иптәше белән очрашуга бик шат иделәр.